«Бер, ике, өч, дүрт, биш – җәен ямансуларга вакыт юк»: уен программасы (0+)
1
Июнь 2021
Сишәмбе
Җәй – иң ямьле вакыт. Уеннар һәм күңел ачулар чоры. Балаларны яклау көнендә, «Дустыңа яхшы сүз» Республика акциясе кысаларында, ЗЯБ бистәсендәге скверда 8 нче санлы балалар китапханәсе балалар һәм аларның әти-әниләре өчен «Бер, ике, өч, дүрт, биш – җәен ямансуларга вакыт юк» дигән уен программасы оештырды. Балаларны күңелле уеннар, бәйгеләр һәм эрудицияне сынаучы биремнәр көтте: алар актив рәвештә «Китап аланы» викторинасы сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште, «Шигарьләр» бәйгесендә катнашты һәм сквердагы зур әкият персонажлары сыннары белән танышты. |